Центральная библиотека им. Г. Тукая

Мәңгелек мизгелләрдән җыела

«Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә «Мәңгелек мизгелләрдән җыела» дип исемләнгән әдәби кунакханә оештырылды. Әлеге чара Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданины, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы Әдип Маликов тууына 100 ел тулу уңаеннан җыр-моң белән үрелеп, шигъри дулкында узды.

Әдип Маликов үзе кичергәнне, үзәгенә үткәнне яза. Сахалинның көньягын һәм Курил утрауларын япон баскынчыларыннан азат итүдә катнашу, җәяүле разведчик буларак, алгы сызыкта ут эченә керүләр яшь чыныгу бирә, аның киләчәк иҗатына этәргеч ясый.

Илле елдан артык Әлмәттә, нефть мәйданнарында байлык чыгаручылар һәм төзүчеләр белән аралашып, дуслашып яшәгән язучының геройлары чын күңелдән ярата да, нәфрәтләнә дә һәм мавыгып яши дә беләләр. Тормыш шундыйлар җилкәсенә таянып бара. Болар укучыны битараф калдырмас, әлбәттә.