Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Иҗат уты ялкыны"

Илдар Хәйруллинны тәбриклибез!

             Шәһәребездә яшәп иҗат итүче язучыбыз, Татарстан язучылар берлеге  әгъзасы, Шәйхи Маннур исемендәге премия иясе Илдар Хәйруллин шушы көннәрнең берсендә Әлмәт шәһәрендә мәртәбәле бүләк – Саҗидә Сөләймәнова исемендәге әдәби премия алу тантанасында булып кайтты. Үзенең тойгылары, уй-кичерешләре белән уртаклашыр өчен Илдар Шәмсулла улын Тукай исемендәге үзәк китапханәгә чакырдык. Бу чараның иң беренче максаты – Илдар Хәйруллинны бөтен җәмәгатъчелек белән шушы зур бүләге белән тәбрик итү, шатлыгын уртаклашу иде.

Шулай килеп чыкты да. Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының җәмәгать оешмалары белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Альбер Дирзизов, Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлекчәсе вәкиле Вәсилә Исмәгыйлева, аксакаллар исеменнән Мәснәви Хәдиуллин, Фәтхулла Абдуллин җитәкчелегендә бер төркем җирле язучылар, “Беригиня” клубы җитәкчесе Зимфира Рәхимова, “Илһам” эстрада ансамбеле җырчылары Миләүшә һәм Илһам Сыйтдиков, мәктәп укытучылары, педкөллият студентлары һәм, әлбәттә, китапханә укучылары белән китапханәчеләр аны шушы олы бүләге белән котладылар.

Сценарий авторы һәм алып баручысы Әнфисә Фәйзетдинова Илдар Хәйруллинның тормыш һәм иҗат юлларына тукталды, укучыларны кызыксындырган сораулар бирде. Язучы тарафыннан җаваплар бик җитди яңгырады, уйландырырга һәм күп кешене  алга таба дөрес яшәү рәвешенә этәргеч ясагандыр.

Очрашу кичәсенә Илдар үзенең хатыны, дусты, ярдәмчесе булган Рузалия Һади кызы белән килгән. Моны яшьләргә үрнәк гаилә тормышының бер мизгелен чагылдырган күренеш дип әйтергә була!

Язучы-юмористның Казанда Татарстан китап һәм “Сүз”нәшриятләрендә 4 китабы дөнья күрде: “Бүген 1 апрель!” (1999), “Юмористик хикәяләр” (2004), “Алай түгел, болай ул...” (2007), “Ерып чыгарбыз”. Нәкъ менә 2012 елда ТКН-дә басылып чыккан, әлегә соңгы, “Ерып чыгарбыз” китабы Илдарга С. Сөләймәнова бүләге алып килде! Китапларның барысы да Түбән Кама шәһәр һәм авыл китапханәләре фондында урын алды. Күбесе авторның китапханәләргә бүләге бәрабәренә. Илдар әфәнде бик юмарт - “Бүген 1 апрель!” китабын 150 данә Түбән Кама китапханәләр системасына, 100 данәсен Татарстан китапханәләренә бүләк итте!

Китаплары хәрәкәттә булсын өчен, без китапханәчеләр, алар белән даими эшләп торабыз: күзәтүләр, әңгәмәләр, төрле башка чаралар аркылы күп санлы укучыга җиткерәбез. Иң отышлысы, әлбәттә, Илдар Хәйруллинның үзе белән очрашулар!

Тукай китапханәсенә килгән барча күпсанлы тамашачы Илдар Шәмсулла улы һәм Рузалия Хәйруллиналарга хәерле тигез гомер теләделәр. Бер-берсенә терәк булып, иҗат һәм яшәү көче сүрелмичә, булган сәламәтлекне җуймыйча, озак яшәргә насыйп итсен Аллаһы Тәгаләбез!

 

Камбиева Р.Г.- Тукай ис. үзәк китапханәнең методик бүлеге мөдире.