Центральная библиотека им. Г. Тукая

Шахмат – зирәкләр уены

Бүген кояшлы матур көндә Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында Халыкара шахмат көненә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды.

Шахмат уйнарга теләүчеләр күп, ләкин уйный белүчеләр бик аз. Бу спорт төре олыларга да, балаларга да туры килә, аның белән шөгыльләнергә беркайчан да соң түгел.

Кайбер илләрдә шахматны мәктәп программасына кертәләр, чөнки балалар шахмат уйнаганда аларның интеллекты, креатив һәм стратегик планлаштыруның күнекмәләре нәтиҗәлерәк үстерелә. Шахмат – уйларга өйрәнүнең бик аз алымнарының берсе.

Шахмат уйнарга өйрәнергә күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар ярдәм итә алды. Алар – шахмат уены барлыкка килү тарихын чагылдырган яшь шахматчылар һәм гроссмейстерлар өчен дә кызыклы китаплар һәм җыентыклар. Әлеге китапларны Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдән алырга мөмкин. Килегез, өйрәнегез, укыгыз һәм, бәлки, сез дә дөньяда иң танылган уенчы булачаксыз!