Центральная библиотека им. Г. Тукая

Серле фигуралар

Сезнең шахматны күзне йомып уйнаганыгыз бармы? «Әлбәттә, юк, – дип җавап бирерсез. – Бернәрсә дә күренми һәм аңлашылмый».

Бүген үзәк китапханә хезмәткәрләре Г. Тукай паркында «Серле фигуралар» интеллектуаль-спорт сынавы үткәрде. Уйнаучы капчыкта кулына нинди шахмат фигурасы эләккәнен аңларга омтыла. Фигураларны тиз арада танып алучылар аз түгел иде, алар кызыксындыру бүләкләренә лаек булды. Ә әйтә алмаганнарга көтелмәгән сынаулар үтәргә туры килде: теләсә нинди физик күнегүне башкарырга кирәк иде. Бу уен паркка килүчеләрнең йөзләрендә елмаю уятты. Яшьләр сынауларда катнашу өчен хәтта ки чиратка тезелделәр.