Центральная библиотека им. Г. Тукая

Халкым йөрәгеннән моңнар җыеп...

Татарстанның атказанган артисты, популяр җырлар авторы, журналист, композитор, шагыйрә, күпкырлы талант иясе Тәслимә Низами белән онлайн-очрашуны карарга

Җыр – аның юлдашы. Кечкенәдән шигырь язган, гармунда уйнаган. Ләкин беренче җырларын өченче баласы (уртанчы улы) тугач яза башлаган. Кызы Гөлнар, уллары Илнар, Илшат – музыка, айкидо, чит телләр буенча педагоглар, Иршад – КФУда биология факультетында югары белем алган, шунда укуын һәм эшләвен дәвам итә – генетик.


Хәзерге вакытта Тәслимә Низами җырлар яза, алты дистә артист белән иҗади бәйләнештә. Күпкырлы һөнәр иясе. Хөкүмәтебез, аның хезмәтләрен югары бәяләп, «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирде. Тамашачылар аның җырларын да, үзен дә, җырлавын да ярата.

#Яратам

Синең белән генә мин бәхетле,
Очар канатлымын, бәгырем.
Исән чакта аңлап яшик әле
Бергә булуларның кадерен.

Көндезләрен кояш нуры гүя
Шатлык нуры булып тоела.
Ә төннәрен бик бәхетле парлар
Йолдыз яңгырында коена.

Җанда сөю барга дөнья ямьле,
Кайгы болытларын җил куа.
Сизелми дә уза көннәр, төннәр –
Бәхет инде үзе шул була.

Шашып яратам мин бу дөньяны
Авырлыкларына карамый.
Мәхәббәтем яшәү көче бирә,
Җан-тән әрнүләрен дәвалый.