Центральная библиотека им. Г. Тукая

Дуслык тормышта сынала

«Кош − канаты белән, кеше дуслык белән көчле», - ди татар халык мәкале.
Дуслык − кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң күркәм һәм самими бер төре. Дуслар һәрвакыт бер-берләрен аңлыйлар, кайгы килгәндә, ярдәмгә ашыгалар, шатлык-сөенечләрен бергә бүлешәләр. Дуслык – теләкләрнең, карашларның, фикерләрнең уртак булуы, үзара рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итү кебек хисләргә нигезләнгән мөнәсәбәт.
Безнең бүгенге очрашуыбыз «Дуслык тормышта сынала» дигән тематика астында үтте.

Кичәдә спортчы, «Татарстанның энҗе бөртеге-2019» республикакүләм конкурсы җиңүчесе, һәвәскәр җырчы, үрнәк кешеләр турында интернетта блог алып баручы Түбән Кама кызы Гөлнара УСМАНОВАның чыгышы күпләрне таң калдырды.

«Яшьлегем чишмәләре» кунаклары башкаруындагы матур җырлар, биюләр белән вакыт үткәне сизелмәде дә.