Центральная библиотека им. Г. Тукая

Һәр татарның йөрәгенә барып җитсен бу җырым...

Бүген Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында «Мәскәү татарлары штабы» җитәкчесе Рөстәм Ямалиев ярдәме белән әле яңа гына дөнья күргән «Үз җиремдә, үз телем» китабын тәкъдим итү кичәсе булды.

Тормыш карурман кебек. Һәрбер кеше шушы карурманда адашмас өчен, үз маягын табарга тиеш. Ә Рөстәм әфәнденең кояш астында үз урыны һәм үз юлы бар. Әйтерсең лә, аңа илаһи миссия билгеләнгән. Татар милләте өчен янып-көеп йөри, туган телне, рухи мирасны саклап, халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен яшь буынга җиткерүдә бик зур хезмәт куя. Татарның юлы бик авыр булса да, куйган максатларына ирешү өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек туплап, барысын да эшли. Рөстәм Ямалиевта бу сыйфатларның барысы да бар.

«Һәр татарның йөрәгенә барып җитсен бу җырым...» дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә Яр Чаллы шәһәреннән әдәбият галиме, шагыйрь Әнвәр Шәрипов, язучы, бик күп популяр җырларның авторы Факил Сафин ихлас күңеленнән матур теләкләрен җиткерделәр. Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев татар халкының милли баш киеме – түбәтәй һәм милләтебезне саклап калуда игелекле хезмәтләре өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Чара «Илһам» татар эстрада ансамбле җитәкчесе Илһам Хисмәтуллин башкаруында моңлы җырлар белән аралашып барды.