Центральная библиотека им. Г. Тукая

Уйна тальян гармуныңны!

Уйна гармун, уйна
Өздереп лә уйна.
Эрет әле күңел бозларын.

Әй гармун, гармун! Сине яшьлегендә кулына алып, уйнап карамаган яисә сыздырып-сыздырып уйнаучыга карап моңланмаган кеше бар микән?
Бүген, татар халкының яратып уйналган һэм тыңланган музыка коралы Гармунга багышланган «Уйна тальян гармунынны» дигән әдәби музыкаль кичәдә "Яшьлегем чишмәләре" аралашу төркеменә йөрүче кунакларыбыз гармунның тарихы белән таныштылар,гармунга кушылып җырладылар,биеделәр, шигырьләр сөйләделәр.

Гармун моңы безне үзенә буйсындырып,сихри дөньяга алып кереп китә,күңел кылларын тибрәтә,тормыш ваклыкларын,көндәлек мәшәкатьләрне оныттыра. Әйдә,яшәсен,гармун! Үткәннәрне хәтерләтеп,куңелләрне дәртләндереп сайрасын гармун!