Центральная библиотека им. Г. Тукая

Күңелле балачак

#ТукайКитапханәсе
#ТүбәнКама
#Хәзинә
#Җәй
#ҖәйгеИҗадиСмена
#Смена
Җәй - күбебезнең яраткан ел фасылы. Җылы көннәр, якты кояш нурлары һәм яшеллеккә төренгән матур җәй көннәренең кадерен белеп, рәхәтләнеп табигать кочагында иркәләнеп, ял итеп каласы килә.
Бүген без китап укырга яратучы нәни дусларыбыз белән Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында хәрәкәтле спорт уеннары уйнадык. Соңыннан балалар үзәк китапханәдә үзләрен зирәклектә һәм тапкырлыкта сынадылар: төрле мультфильм, әкият геройларын искә төшерделәр һәм иң актив, җитез балалар, әлбәттә, күчтәнәчләргә ия булдылар.