Центральная библиотека им. Г. Тукая

Матбугат үзәгендә

Хөрмәтле укучыларыбыз! "Сәхнә"" журналының яңа саны белән таныш булыгыз!

ЯХШЫЛЫККА ӨМЕТ БУЛСЫН!
Рәйсә Борһаниева
Халыкара конкурслар лауреаты, музыкант, җырчы, продюсер Айгөл Зәйнуллинаны бал кортына тиңлисем килә – тырыш, булдыклы, сабыр, һәрчак шат күңелле. Асыл затыбыз бүген укучыларыбыз белән уңышка ирешү юлы, катлаулы замананың үзенчәлекләре, иҗат хакында фикерләрен уртаклаша.


РЕЗЕДА ИСЕМЛЕ МОҢЛЫ БЕР ЧӘЧКӘ
Людмила Лаврова
Күренекле татар композиторы Резеда Ахиярова ‒ төрле жанрларда иҗат итүче күп әсәрләр авторы. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә зур уңыш казанган эксклюзив «Шагыйрь мәхәббәте» һәм «Сөембикә» исемле атказанган опералары, «Алтын Урда» балеты белән ул опера һәм балет яратучыларның күңелләрен яулады. 1 июньдә Резеда Ахиярова үзенең юбилеен билгеләп үтте. Әңгәмәбез күренекле композиторның тормыш һәм иҗат юлының төрле якларын яктырта.

ТЕАТР МИНЕМ ЯШӘЕШЕМ
Эльвира Буран
Котлыәхмәт ‒ «Кыз урлау», Ялчыгөл ‒ «Ай тотылган төндә», Автор ‒ «МәдинәмГөлкәем» («Ай булмаса йолдыз бар»); Локман ‒ «Гөлгенәм-Бергенәм»; Айтуган ‒ «Алпамыш Алпавыты»; Шәкүр ‒ «Яра»; Самат ‒ «СыСыСыРда ясалган... нар»; Әхәт ‒ «Шулай булды шул»; Максим Петрович ‒ «Калдырма әни»... Татарстанның атказанган артисты Альберт Хәмзә улы Ибраһмовның Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры сәхнәсендә тудырган образлары бу. Гомер бәйрәме уңаеннан Альберт Ибраһимов «Сәхнә» журналында кунакта.

КЫСКАЛЫКТА ‒ ОСТАЛЫК
Гөлназ Вәлиева, Алсу Габдуллина
«Әкият» Татар Дәүләт курчак театры артисты Айвар Гыймаев, җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова белән әңгәмә.