Центральная библиотека им. Г. Тукая

Гаилә – бәхет ачкычы

8 июльдә Татарстанда, бөтен Россиядәге кебек үк, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы һәм ял итүче олы буын вәкилләре өчен «Гаилә – бәхет ачкычы» дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрде.

Ял итүчеләр гаиләгә кагылышлы төрле сорауларга җаваплар таптылар, үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, киңәшләр бирделәр. Очрашу күңелле уеннар, җыр-моң, биюләр белән үрелеп барды.

Гаилә дус, тату булсын өчен, һәрбер дәваланучыга изге матур теләкләр теләп, әлеге бәйрәмнең символы буларак ромашка бүләк ителде.

Шәһәрдәшләребез рәхәтләнеп ял иттеләр, күңел ачтылар, җан азыгы алдылар.