Центральная библиотека им. Г. Тукая

Дару үләннәренең файдасы

Табигать безгә сәламәтлегебез өчен күптөрле хәзинә бүләк итә. Ул хәзинәне күрә белергә, аларның кыйммәтен аңлый һәм дөрес файдалана белергә генә кирәк.
Бүген үзәк китапханә хезмәткәрләре Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында олы буын вәкилләре белән “Дару үләннәренең файдасы” дип аталган саулык кунакханәсендә очрашты. Җир-Анабыз бүләк иткән табигый байлыклар - дару үләннәрен кайчан, ничек итеп дөрес җыярга, дәваланырга һәм сихәт алырга, өлкәннәргә нәкъ менә шул турыда мәгълүмат бирделәр. Шулай ук кичәдә табышмакларның җавапларын эзләделәр, күзне бәйләп дару үләннәрең исләреннән таныргатырыштылар.”Мәтрүшәкләр”, “Әрем исе”, “Бөрлегәнем” һәм башка җырлар кочагында биеп, җырлап күңел ачтылар.