Центральная библиотека им. Г. Тукая

Киләчәккә наркотикларсыз/ В будущее без наркотиков

Бүген дөньяда наркомания дигән яман чир таралган. Югыйсә, моның бик аяныч нәтиҗәләргә китерүе дә мәгълүм. Димәк, бу чиргә каршы бердәм күтәрелеп көрәш алып бармасак, кешелекнең киләчәгенә балта чабылачак. Әйе, наркомания проблемасы барыбызны да борчый. Бигрәк тә әти-әниләргә уяу булырга тиеш.
Наркотик эйфория 1-5 минут кына дәвам итә. Аннары кеше 2-3 сәгать дәвамында хәлсезләнеп кала, саташа яки йоклый. Куркыныч төшләр күрә. Әйе, наркотик өч минутлык рәхәтлек кенә бирә. Ләкин бер айдан соң инде алардан башка яши алмый башлый. Наркоман булмас өчен нишләргә соң?
1 . Наркотик матдә сатып алыр алдыннан яхшылап уйлан: бу сиңа нәрсәгә кирәк?
2 . Әгәр син ул чүпне сатып алган булсаң, аны унитазга ташларга иренмә.
3 . Эченә шикле әйбер салынган берәр кап яки пакетны кемгә дә булса тапшырырга сорасалар - ризалык бирмә.
4. Төрлечә юмалап наркотик матдәләрдән авыз итеп карарга тәкъдим ясасалар - баш тарт.
5. Әгәр авыз иткәннән соң, наркотикны тагын кулланырга теләсәң, шуны онытма: барысы өчен дә түләргә туры киләчәк.
Шәһәребезнең үзәк китапханәсендә ясалган күргәзмәдә шәһәрдәшләребез: Кем ул наркоман? Ничек наркоманга әйләнмәскә?Наркоман үзен ничек тота? Ни өчен кеше наркоман булып китә? әлеге һәм башка күп кенә сорауларга җаваплар таба алачаклар.