Центральная библиотека им. Г. Тукая

Йөрәкләрдә калган уелып...

Бүген 22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне, 1941 елда кешелек тарихында иң дәһшәтле сугыш – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Дүрт ел дәвам иткән сугыш Җиңү белән тәмамланса да, сугыш башланган көн илебездә Хәтер һәм кайгы көне буларак ел саен билгеләп үтелә. 1418 көнгә сузылган, бик күп кешеләрнең гомерен өзгән, йөзләгән шәһәр-авылларны җимергән, бәһасез матди зыян салган сугыш халкыбызның туган илгә тугрылыгын, фидакарьлеген бөтен дөньяга күрсәтте.
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре "Шәфкатьлелек" тернәкләндерү үзәгендә "Йөрәкләрдә калган уелып" дип аталган хәтер сәгате үткәрделәр. Чарада "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе әгъзасы, шагыйрә, сугыш чоры баласы Анастасия Усачева истәлекләре белән бүлеште, шигырьләрен бүләк итте, Валентина Капкачева җыр-моң дулкыннарында тирбәтте.
Ял итүчеләр сугыш хатирәләрен, яу кырларында ятып калган якыннарын искә алдылар.