Центральная библиотека им. Г. Тукая

Халыкара анимация көне

Егерме тугызынчы октябрь көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә анимация көненә багышланган чара үтте. Кичәгә 26 укучы килде. Тәүдә мультфильмнар тарихы, бөек аниматорлар – Эмиль Рейно, Уолт Дисней, Владислав Старевич белән таныштырылды, слайдлар күрсәтелде.

 Мультфильмнарны татарчага тәрҗемә итү эшен башлап җибәргән, татар мультфильмнарын төшерә башлаган “Барс медиа”компаниясе, “АКСУ компаниясе” студиясе, “Татармультфильм” оешмасы турында да мәгълүматләр бирелде.

Кичәнең максаты, анимация ярдәмендә балаларны Г.Тукайның иҗаты белән таныштыру иде.

Кичәдә Г.Тукай әсәрләре буенча  “Бала белән күбәләк”, “Су анасы”, “Шүрәле”, “Сөткә төшкән тычкан”, “Кәҗә белән сарык”, “Кызыклы шәкерт”, “Эш беткәч уйнарга ярый” мультфильмнары күрсәтелде. Һәрбер мультфильм буенча укучылар фикер алыштылар.

 Чараны йомгаклап, балалар тырыш булырга, эшкә, һөнәргә яшьләй өйрәнергә, зирәк, тапкыр булырга кирәклеген әйттеләр. Г. Тукайның әсәрләре халкыбызның “Эш сөйгәнне, ил сөяр”, “Тырышкан табар, ташка кадак кагар”, “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс” дигән мәкальләренә тәңгәл килүен билгеләп үттеләр.