Центральная библиотека им. Г. Тукая

Рәшит Гәрәй улы Гәрәевның (1931-1999) тууына 90 ел тула

Рәшит Гәрәй шигырләре – аның күңеле. Ул тумышы белән үк табигать кешесе. Рәшит Гәрәй шигырьләре аша туган җиренең барлык гүзәллеген, матурлыгын сурәтли. Шагыйрьгә туган җиренең һәрбер шук малае, “зәңгәргә буялган җитен басулары”, аланнарда үскән чәчәкләрнең хуш исе, уҗымнарның сулышы кадерле, газиз, якын. 
Туган җиреннән аерылган кешедә туган ягын сагыну хисе икеләтә көчле була. 

Бәрәңгесен ашап үскән җирне 
Юксынмаган ирләр ир түгел, 
Хисләремә ялкын өстәгән җир 
Онытыла торган җир түгел, ди автор. 
Әнә шулай, шигырьдән шигырьгә Рәшит Гәрәй Туган як, табигать , туган авыл сүзләренең киң мәгънәсен ача бара, аларга яңа фикер-идеяләр өсти. Ул үзе дә тумышы белән үк авыл, җир кешесе.

Бик сагындым авыл юлларын, 
Юл буена үскән урманын; 
Шул урманның яшел аланын, 
Аланында пешкән баланын, 
Баланыңа кунган кошларын 
Бик сагындым, якын дусларым (“Сагындым”)