Центральная библиотека им. Г. Тукая

Матбугат үзәгендә

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезнең игътибарыгызга “Сөембикә” журналының, апрель аенда чыккан яңа санын укырга тәкъдим итәбез:

Апрель санының тышлыгын «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия ханым Идрисова бизи. «Ак калфак» оешмасы тиздән чираттагы форумына җыела. Кайчандыр «Сөембикә» журналы редакциясенең турыдан-туры катнашы белән оешкан һәм эшләп киткән «Ак калфак»ның бүген хәлләре ничек? Ул ниләр белән шөгыльләнә, татар гаиләсен, халкыбызның җыр-моңын, гореф-гадәтләрен, телен саклап калу өчен ниләр эшли? Үзенең эшчәнлегендә нинди юнәлешләргә өстенлек бирә? Кадрия ханым белән әңгәмәдә шушы һәм башка сораулар күтәрелә. 

«Ничек бар – шулай» рубрикасының бу сандагы кунагы – Татарстанның атказанган артисты Алсу Абульханова. Ни өчен ул социаль челтәрләрдә гаиләсен, ирен, улларын бер дә күрсәтми? Без сәхнәдә генә күреп ияләшкән, сокланган Алсу өйдә нинди ул? Үзе, гаиләсе турында туры мәгълүмат шушы санын укып белә аласыз. 

«Без тарихта эзлебез» рубрикасының бу санында урнаштырылган язма «Төрмәләрдән саркып чыккан моң» дип атала. Татар халкының күренекле кызларының берсе – Мәрьям Мозаффарова турында дөресрәге, аның катлаулы, фаҗигале язмышы турында.