Центральная библиотека им. Г. Тукая

Матбугат үзәгендә

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезнең игътибарыгызга “Сәхнә” журналының, апрель аенда чыккан яңа санын укырга тәкъдим итәбез:

БЕРЕНЧЕ УРЫНДА ‒ ГАИЛӘ!

Бүгенге көндә танылган җырчы булыр өчен беләсезме нәрсә кирәк?
Дөрес ‒ кабатланмау, беркемгә дә охшамау! Шул максатка тугры булып, эстрада вәкилләренең күбесе нинди генә алымга, нинди генә адымга бармый. Ертык күлмәк, тузган чәч, җыртык җыр белән кем дә шаккатыра белә ул! Ә менә зәвык, тыйнаклык, мәгънәле җырлар белән тамашачы күңелен әсир итү һәр җырчының да хәленнән килми. Яраткан җырчыбыз, автор-башкаручы Фирүзә турында сүз китәчәк.

ӘДИП КОМПОЗИТОР

Быел август аенда танылган композитор һәм җырчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты Рәшит Абдуллинның тууына 70 ел тула. Ул татар дөньясына иң әүвәлдә үзе оештырган «Сәйяр» вокальинструменталь ансамбле белән танылды. Аннары композитор, эстрада жанры белән беррәттән, җитди музыка өлкәсендә актив эшләде, классик әсәрләр башкаручы буларак тамашачы күңелен яулады. Журналда урын алган язмалар аның юбилеен билгеләп үтәргә әзерлекнең башы, шушы вакыйгага укучыларыбызның игътибарын җәлеп итү өчен бер форсат булсын. 

Боларның барысын да әлеге журналдан укып белә аласыз.