Центральная библиотека им. Г. Тукая

Гафур (Габделгафур) Юныс улы Коләхмәтов

Югары идеалы өчен үлемнең күзенә туры карый алган шәхесләр рәтенә
Гафур Коләхмәтовны кертергә кирәк. 37 яшьлек кыска гына гомерендә ул язучы һәм көрәшче буларак өлгереп җитә. Бу язучы дөньяви карашлары һәм гамәли эшчәнлеге белән дә, әдәби иҗаты белән дә тарихыбызда сизелерлек эз калдырды.

Гафур (Габделгафур) Юныс улы Коләхмәтов 1881 елның 5 маенда Пенза каласында гаиләдә 5 нче бала булып туган. 

Гафур Коләхмәтов башта Пенза губернасының Түбән Ломов өязе Ятмис авылындагы мәдрәсәдә белем алган. 1902 елда Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлаганнан соң, Г. Коләхмәтов Казанның Дары заводы (Пороховой) бистәсендәге өч класслы рус-татар училищесына мөдир һәм укытучы итеп билгеләнгән. 

Мәктәптә укыту белән бергә, Г. Коләхмәтов халык арасында күп төрле иҗтимагый, мәдәни һәм революцион пропаганда эшләре алып бара. 1905 елгы беренче буржуаз-демократик революциягә кадәр үк ул сәяси хәзерлекле, марксизм теориясе белән таныш һәм аны эшчеләр арасында актив пропагандалаучы партия агитаторы буларак таныла. 1905 елның тарихи октябрь көннәрендә, кулына корал тотып, Казан урамнарында патша гаскәрләренә каршы сугыша һәм шуның өчен төрмәгә ябыла.

Даими полиция күзәтүе астында яшәвенә карамастан, Г. Коләхмәтов реакция чорында да революцион эшчәнлеген киметми, бөтен легаль һәм яшерен мөмкинлекләрдән файдаланып, халык арасында марксизм идеяләрен пропагандалау буенча эшли: революцион прокламацияләр тәрҗемә итә, яшерен түгәрәкләрдә рефератлар, докладлар белән чыгышлар ясый. Бистә эшчеләре арасында большевистик «Урал» газетасын таратуда, татарча спектакльләр куюны оештыруда актив катнаша, публицистик мәкаләләр, русча басма материалларга таянып, тарих, хокук һәм политэкономия фәннәре буенча брошюралар, мәкаләләр яза. 1909 елда аның «Тарих сәхифәләре» исемле өч кисәктән торган китабы басылып чыга. Ул шулай ук арифметика укыту алымнарына өйрәткән «Ысулы тәгълиме хисап» (1911) исемле методик кулланма китабын бастырып чыгара.

Г. Коләхмәтов, язучы-драматург буларак “Ике фикер» һәм “Яшь гомер” драмалары белән данлыклы. Коләхмәтовның 1902-1912 елларда иҗат иткән кайбер әдәби әсәрләре — дүрт пәрдәле “Әбүҗәһел” исемле тарихи һәм биш пәрдәле “Кем гаепле?” дип аталган драмалары, татар һөнәрчеләре тормышыннан алып язылган “Талак” исемле хикәясе, шигъри әсәрләре, вакытында матбугатта басылмау сәбәпле, сакланып калмаган. Әдип Г.Камал белән беррәттән татар сәхнәсе телен формалаштыруда зур роль уйный. «Уалган мол» хикәясендә Коләхмәтов аллегория аша кешеләрнең бөтен киртәләрне дә ерып чыга алырлык бердәмлек көчен күрсәтә; «Ник уйгандым?» сатирик хикәясендә дини фанатизм фаш ителә.

Озак еллар үпкә авыруыннан җәфаланган Гафур Коләхмәтов 1918 елның 1 апрелендә Пенза губернасындагы Краснослободск өязе хастаханәсендә вафат була.