Центральная библиотека им. Г. Тукая

Матбугат үзәгендә

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезне “Идел” журналының, май аенда чыккан чираттагы саны белән таныштырып китәбез.

«Идел»не кулыңа алгансың икән, димәк, татар телен онытмагансың! Әле Тукай туган көнне Шигърият бәйрәменә дә чыккансыңдыр? Нигә Кырлайга күчерелә ул, Казанда булсын дип, инстаграм аккаунтыңа фикер дә яздыңмы әллә? Сөбханалла!!! Яшьләрнең замана мөмкинлекләрен файдалана белүләренә ничек сокланмыйсың! Болай булгач, журналдагы «Камус кайда туа?» язмасын да укырга кызык булыр, чөнки камус ул – сүзлек дигән сүз. Димәк, «Сәгать чылбыры кемгә кирәк?» мәкаләсе дә – махсус синең өчен, чөнки автор аны сәгатьләр кулланышка керү белән вакыт төшенчәсенең ничек активлашуын тарихи фактлар белән ачып бирә. Вакытның кадере хәзер секундлап исәпләнә, килешәсеңдер.