Милли бәйрәм - Сабантуе
Сабан туе гөрли, Сабан туе!
Гасырларданкиләтавышы!
Күңелләрнеайкыйтальянмоңы!
Җилкендерәмоңнарагышы!
Авылларда, шәһәрләрдә татар халкының милли бәйрәме Сабантуйлар гөрли. Сабантуй - борынгыдан килгән, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме.
Бүген Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында үзәк китапханә каршында эшләп килүче “Яшьлегем чишмәләре” аралашу клубына йөрүче олы буын вәкилләре “Милли бәйрәм - Сабантуе” дип аталган уен-тамашада катнашты.Шәһәрдәшләребез төрле уеннарда актив катнашып,җырлап, биеп шигырьләр тыңлап рәхәтләнеп күңел ачты. Әлбәттә инде, уеннарда иң актив катнашучылар кечкенә генә бүләкләргә дә ия булдылар.