Центральная библиотека им. Г. Тукая

Сабантуйның чуар сөлгесе

Бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре "Әдәбият корабы"проекты кысаларында "Шәфкатьлелек" тернәкләндерү үзәгендә "Сабантуйның чуар сөлгесе"дип аталган әдәби кунакханәдә очрашты.
Чарада шәһәребездә яшәп иҗат итүче "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе әгъзасы, 2 китап авторы, шагыйрә Фәнүзә Сабирова катнашты һәм ял итүчеләргә үзенең иҗат җимешләре - шигырьләрен бүләк итте.Кичә Кәүсәр Камалиев, Валентина Капкачева, Алсу Вәлиуллина башкаруында җырлар белән үрелеп барды. Һәркем үзенә җан дәвасы алып ял итте.