Центральная библиотека им. Г. Тукая

Һәр ветеран – чын каһарман

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә эшләп килүче «Әдәби тукталыш» проекты юлга кузналды. Максат – «Һәр ветеран – чын каһарман» дип исемләнгән әдәби очрашу белән «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләрнең күңелләренә рәхәтлек, җаннарына ял бирү.

Ике китап авторы Фәнүзә Сабирова белән әңгәмә корып, шигырьләре аланында әле елмаеп, әле күзләрне дымландырып яшьлеккә кайтып, туган якның гүзәл табигате кочагында узган очрашу ял итүчеләргә рухи азык бирде. Әдәби табышмаклар, «Сорау миннән – җавап сездән» уеннары белән фикерләү сәләтен барлап, дәһшәтле сугыш елларының михнәтен искә алып узган әдәби очрашу күңелдә матур хатирәләр уятып җылы дулкында узды.