Центральная библиотека им. Г. Тукая

Шагыйрь юлы

Тукай дигән бөек бер шагыйрь бар,

Саф йөрәкле шагыйрь татарда.

Еллар үткән саен аның моңы

Күңелләрдә кабат яңара.

Бүген, Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Яшьлегем чишмәләре” төркеменә йөруче өлкәннәребез Тукай рухын, Тукай мирасын саклау максатыннан ,Тукай  иҗатын викторина сораулары аша искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар, җырлар җырладылар.

Габдулла Тукай тормышына һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсен карау белән беррәттән 2021 елда Габдулла Тукай премиясе лауреатлары белән дә таныштылар.

Кичә ахырында, килгән кунаклар :”Тукай теле- туган телебез!Бүген бу телдә кошлар сайрый сыман, иген үсә сыман.Бүген шушы илаһи телдә без сөйләшәбез, җырлыйбыз, аралашабыз.Без бәхетле халык”,-дигән фикерләрен җиткерделәр.