Центральная библиотека им. Г. Тукая

Китапханә төне

23 апрель көнне үзәк китапханәгә «Китапханә төне»енә бик күп шәһәрдәшләребез килде. Алар арасында яшьләр дә, олылар да бар иде.Чарада барысы да теләп катнашты. «Марска рәхим итегез!» космонавтлар әзерләү үзегендә тукталучылар «Галәм киңлекләрендә» дип аталган остаханәдә китапкыстыргыч ясадылар. Катнашучылар ясаган иҗат җимешләрен үзләре белән алдылар.

«Йолдызлар иленә сәяхәт»тә белем дәрәҗәләрен тикшерү өчен төрле ребуслар чиштеләр.