Центральная библиотека им. Г. Тукая

Шагыйрь «бишегенә» сәфәр

22 апрельдә Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнфисә Зиннур кызы Фәйзетдинова күзләре начар күрүче яшьләр өчен китапханә буенча экскурсия уздырды.

Китапханәнең шигърият аланында килгән кунаклар шагыйрьләр Әлфия Юдина һәм Рифкать Имаевның иҗади дулкыннарында тирбәлделәр. Габдулла Тукай иҗатына багышланган әдәби табышмакларга җавап табып, зирәклекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр.