Центральная библиотека им. Г. Тукая

Шәһәргә рухи җан биреп...

Түбән Кама шәһәренә беренче тапкыр аяк баскан кеше яшеллекә күмелгән урамнарга, матурлыгы белән күзне камаштырган дүрт манаралы Җәмигъ мәчетенә, Тукайның әкият геройлары белән каршы алган гаҗәеп ял паркына игътибар итми калмый. Кечкенә генә, җыйнак кына булып утырган бу каланың үз йөзе, үз кыйбласы бар. Ул йөзне кем матурлый, кемнең якты уй-хыяллары соклангыч чынбарлык булып чагыла – күпләр үзенә бу сорауны биреп тә тормыйдыр.

Ә бит шушы гүзәллекне, матурлыкны кемдер йокысыз төннәре, чиксез эзләнүләре белән тудыра.
Гомер сукмакларын гүзәллеккә төреп һәм шул матурлыкны үз куллары белән тудыручы Татарстан Республикасының, Россиянең атказанган архитекторы, шәһәребездә бик күп еллар баш архитектор вазифаларын башкарган, Бөтендөнья татар конгресының Түбән Кама бүлеге президиумы әгъзасы, шәһәрнең мактаулы гражданины, быел Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләген дәгъвалаучы Фирдәвис Гайнетҗан улы Ханов бүген китапханә кунагы. Фирдәвис Гайнетҗанович тудырган объектларда сәяхәт кылып, аның тарихы белән танышып, җыр, шигърият белән үрелеп барган очрашу фикеребезне баетты.

Утыз Имәнинең: «Кадер итсәң берәүгә, кадерең артыр», - дигән бик мәгънәле сүзләре бар. Әлеге юлларга ияреп, үз хезмәте үзенә хөрмәт булып әйләнеп кайтсын дигән теләктә калабыз. Түбәнкамалылар, шәһәребез кунаклары Фирдәвис әфәнде иҗат бакчасында хозурланып, рәхәтләнеп ял итеп, күңел җылысы алырлар дигән изге теләктә очрашуыбыз тәмамланды.