Центральная библиотека им. Г. Тукая

Без - Тукай шәкертләре

Габдулла Тукай әсәрләре телебез ачылган, әкиятләр аңларлык вакыттан ук күңелебезгә кергән. Мәктәп елларында ятлаган шигырьләре хәтердә калган. Гомернең шатлыклы-кайгылы вакытларында шагыйрь рухы безгә яшәргә көч бирә, ә инде милләт язмышын алга сөргәндә, аның шигъри юллары һәр көрәшченең девизы булып торырлык. Тукайның «Туган тел» җыры милләт гимнына әверелде! «Әйдә халыкка хезмәткә» дигән сүзләре милләтпәрвәрләргә этәргеч булды. «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын» юллары безне дөньяның матурлыгын күрергә, тормышның ләззәтен тоярга һәм михнәтен кичерергә дәрт вә дәрман биреп тора.

Бөек шагыйребезгә 135 ел тулу уңаеннан үзәк китапханәдә Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте студентлары катнашында «Без – Тукай шәкертләре» дип аталган брейн-ринг үткәрелде. Бәйгедә катнашучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗатын, аңа багышлап язылган әсәрләрне искә төшерделәр. Г.Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр.