Центральная библиотека им. Г. Тукая

Тукай мәңгегә халык күңелендә

Халык гомере – мәңгелек диләр,
Ә син, Тукай, халык куйнында,
Илең белән мәңге бергә син
Мәңгелекнең олы юлында.

Габдулла Тукай үзенең кыска гына гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган. Гомеренең беренче көненнән башлап соңгысына кадәр халык гаме белән яшәгән, аның авыр язмышын үз язмышын рәвешендә кичергән. Тукай татар күңеле ниләр сизгәнен һәрвакыт барлап, үз йөрәге аша уздыра, халкының үткәнен һәм үзе яшәгән бүгенгесен барлый, аңа үз бәясен биреп килә.

Быел олуг әдипнең 135 еллыгын каршылаган көннәрдә үзәк китапханәдә Гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) идарәсе хезмәткәрләренә «Тукай мәңгегә халык күңелендә» дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Килгән кунаклар шагыйрьнең тәрҗемәи хәле һәм иҗаты буенча викторина сорауларына җавап бирделәр.«Кама таңнары»,«Данко» әдәби берләшмәсе әгъзалары, Рәсимә Нәбиуллина, Рифкать Имаев Әлфия Юдина, китапханәчеләр Марина Балашова, Алсу Вәлиуллина чыгышларын бик җылы кабул иттеләр.