Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай”

 

Җыры барның җирдә даны булыр,

Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.

Без бәхетле,

Без шагыйрьле халык,

Без – Тукайлы халык мәңгегә!

     Габдулла Тукай – татар әдәбияты күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы.Ул калдырган иҗат мирасы һәм андагы  рухи яктылык –безнең мактанычыбыз һә горурлыгыбыз. Аның әсәрләре бүген дә мөһим.

    Бүген үзәк китапханәдә “Әдәби мәйдан” проектының чираттагы тапшыруында  шәһәребезнең  С.Сәйдәшев исемендәге музыка көллияте студентлары Нәфис Шәйдуллин һәм Адилә Вәлиуллина “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай” дип аталган бәйгедә катнашып, бөек шагыйребез Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле сорауларга җавап бирделәр, үзләренең яратып күңеллләренә хуш килгән шигырьләрен, җырларын бүләк иттеләр.