Центральная библиотека им. Г. Тукая

Озын гомер нигезе

Сәламәт булу өчен һәркем тырышырга тиеш. Сәламәт булырга теләсә, иң беренче чиратта, яхшы һәм дөрес тукланырга, спорт белән шөгыльләнергә, куңел күтәренкелеген һәрвакыт үзең белән йөртергә, шатланырга һәм көләргә, актив булырга, кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булырга кирәк.

Бүген, «Яшьлегем чишмәләре» клубына  йөрүче кунакларыбыз бу таләпләрнең чын икәнлеген үзләренең бер- берсе белән аралашулары,  гаҗәеп сәләтләре  аша бик ачык күрсәттеләр.