Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Милләтемнең газиз улы" Сукырлар китапханәсе

Габдулла Тукай- татар әдәбияты күгендә янган йолдызларның иң зурысы, иң яктысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм андагы рухи яктылык- безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз.

Аның исеме һәм язмышы мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән.Тукайдан башка татар мәдәниятенең һәм сәнгатенең алдагы үсешен күз алдына китерү дә мөмкин түгел.

Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен, аның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагы да куәтлерәк һәм тирәнрәк ачыла бара. Шуның дәлиле булып бүген, сукырлар китапханәсендә, Тукай шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады, викторина сораулары аша Тукайның иҗаты һәм тормышы искә төшерелде.