Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Рухыбыз сәламәт булсын" Сукырлар китапханәсе

Җир йөзендә барча мөселман өммәте көтеп алган изге Рамазан ае җитте. Шул уңайдан, бүген 8 апрель көнне күрмәүчеләр китапханәсендә шәһәребезнең Үзәк мәчетеннән, мәчетнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Хәсанов Кәрим белән күрмәүчеләр оешмасы членнары арасында очрашу булып узды.

Бу изге ай һәм ураза тоту турындагы мәгълүматларны тыңлаганнан соң, инвалидлар үзләрен кызыксындырган сорауларга да җавап алдылар.