Центральная библиотека им. Г. Тукая

Моңлы иҗат юлыннан

Кеше гомеренең язын, җәен яки көзен билгеләү, мөгаен, мөмкин түгелдер. Һәр чорның үз матурлыгы, үз яме бар. Хатын-кыз – ул табигатьнең иң гүзәл баласы, ир-атның һавасы, кояшы, челтерәп аккан чишмәсе.

Тамашачылар «Моңлы иҗат юлыннан» дип аталган иҗат кичәсендә шагыйрә, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы Рушания Габбасова иҗатында урын алган туган якны сагыну, табигатьне ярату һәм хөрмәт итү, әнкәйләргә мәдхия, мәхәббәт утларында яну кебек хисләр дулкынында тирбәлде. Аның иҗат үзенчәлеге –дистәләгән сәләтне үз күңеленә туплап, аларны бер илаһи көчкә әверелдерә алуында. Кичәгә шагыйрәнең иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре, дуслары, туганнары килде һәм изге күңелле, сабыр холыклы ханымга үзләренең җылы теләкләрен ирештерделәр.