Центральная библиотека им. Г. Тукая

Колмакчы халкы кунакчыл

Бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре Әнфисә Фәйзетдинова җитәкчелегендә «Кама таңнары» әдәби берләшмә язучылары белән берлектә Колмакчы авылы мәдәният йортына юл тотты. Шигърият сөюче авыл халкы кунакларны бик җылы кабул итте.
Шагыйрьләребез Рәсимә Нәбиуллина, Мирзанур Шәйморзин, Рифкать Имаев, Рушания Габбасова, Нәфисә Баязитова, Фәнүзә Сабирова иҗатлары белән якыннан танышып, Алсу Вәлиуллина башкаруындагы җырлар, юмористик әсәрләр һәм Колмакчы авылы китапханәсе хезмәткәре Дания Гайфиева чыгышын тыңлап, шигъри җанлы Колмакчы авылы халкы йөрәкләренә ял, тәннәренә сихәт, күңелләренә нур алды, хәтта ки, Түбән Кама хезмәткәрләрен зурлап, кичә барышында шигырьләр дә иҗат итте.