Центральная библиотека им. Г. Тукая

Бездә кунакта

Бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә кабатланмас моңлы тавыш ияләре, Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале лауреатлары Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллина белән очрашу оештырылды. Әлеге чараны Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма директоры Вәсилә Исмәгыйлева алып барды. Тамашачылар тарафыннан күп кенә кызыклы сораулар бирелде һәм иң күңелле мизгел булып концертка билетлар уйнату булды. Мондый чаралар гаиләләрне ныгыта, яшьләргә матур үрнәк булып тора һәм алга таба да дәвамлы булсын иде дигән теләктә калабыз.