Центральная библиотека им. Г. Тукая

Җырлы, моңлы парлы канат

Бәхет белән тулып торсын
Сезнең тормыш касәгез.
Ике тармак гөл шикелле,
Мәңге бергә яшәгез.

Борынгы заманнарда ук татар халкы үзенчәлекле моңы, уен коралларында оста уйнавы белән аерылып торган. Бу җирдә без яшибез икән, үзебездән соң калган буыннарга да туган телебезне, гореф-гадәтләрне яшь буынга түкми-чәчми тапшырырга, мирас итеп калдырырга тиешбез.

Үз эшләреннән тәм табып, тормышка шөкер итеп яшәүчеләр дөньяда иң бәхетле кешеләрдер, минемчә. Тормыш сынаулары андыйларны чыныктыра һәм үз-үзләренә ышанычын гына арттыра. Адашмый, үз сукмакларыннан тайпылмый алга атлар өчен һәркем үз маягын сайлый, һәркемнең үз күңеле белән сайлап алган маягы бар.

Бүгенге әдәби-музыкаль кичәдә әнә шундый җырлы, моңлы, пар канатлы Гайнемөхәммәтовлар гаиләсе белән очраштык.