Центральная библиотека им. Г. Тукая

Шигырьләр – күңел көзгесе

Татар шигъриятенең мең елларга сузылган данлы тарихы бар. Аның һәр дәвере үзенчә эчтәлекле, үзенчә моңлы, үзенчә әһәмиятле. Татар халкы – шагыйрьләргә бай халык. Шигърият – ул күңел матурлыкларын, рухи бөеклекләрне ачык һәм тирән чагылдырган көзге. Ул яшәешнең мәгънәви эчтәлеген бермә-бер тирәнәйтә, инсани сыйфатларын арттыра.

Кичәбезнең мөхтәрәм кунагы – Рәшит Гәрәйнең тормыш иптәше Мөнирә ханым. Ул язучының тормыш юлы, иҗаты белән якыннан таныштырып, шигырьләрен укып, тамашачыны табигать кочагында ял иттерде. Җырлар кочагында моңланып, бүгенге көн язучыларыбыз Асия Сафина, Мөнҗия Хәлимова иҗаты белән танышып, татар халкының уеннарын башкарып, күңелләрне шигърият белән сугардык. Шатлыкларга уралып, җаннарга тынычлык алып узган очрашу һәр кешенең күңелендә матур хатирәләр уятты.