Центральная библиотека им. Г. Тукая

Гомернең бер мизгеле

Китап.  Кеше күңелен  бер генә нәрсә дә китаплар кебек баета алмый.Нинди генә заманда яшәсәң  дә, куллар аңа үрелә. Алар аша  тарихны күзәтәбез, табигать серләренә төшенәбез, тормыш, яшәү кануннары белән танышабыз, күңелебезне, җаныбызны баетабыз, узган гомер юлын барлыйбыз. «Гомернең бер мизгеле» дип аталган әдәби-музыкаль кичәбездә «Нижнекамскнефтехим» берләшмәсендә 40 елдан артык эшләп, «Почет билгесе» ордены һәм «Татарстанның атказанган химигы»  исемнәренә лаек булган, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рифкать Имаев үзенең гомер юлы белән таныштырып, шигърияте кочагында тамашчыны ял иттерде. Кәүсәр Камалиев башкаруындагы җырлар, әдәби  викторина, табышмаклар белән үрелеп барган очрашудан һәкем үзенә күңел байлыгы алды.