Центральная библиотека им. Г. Тукая

Рәшит Гәрәй эзләреннән...

Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасы тарафыннан 2021 ел Рәшит Гәрәй елы дип игълан ителде. Шул уңайдан китапханәбез хезмәткәрләре олпат шагыйрьгә багышланган «Рәшит Гәрәй эзләре буйлап...» исемле әдәби сәяхәт оештырды. Китапханәчеләребез шәһәребезнең 6нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендәге музейда булып, әдипнең шәхси әйберләре, кулъязмалары белән танышып кайттылар һәм видеопрезентация ясап шәһәрдәшләребезгә тәкъдим иттеләр.