Центральная библиотека им. Г. Тукая

Якты бул син, җырым

Рәшит Гәрәй эзләре буйлап оештырылган чараларыбыз дәвам итә. 20нче мартта китапханәбездә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары белән берлектә халкыбызның күренекле шагыйрен искә алдык. Бүген инде танылган язучылар, шагыйрьләр булып өлгереп җиткән, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Фәтхулла Абдуллин, Фәрит Имамов, Рифкать Имаев үзләренең җылы хатирәләре белән уртаклаштылар, сагынып искә алдылар. Рәшит Гәрәйнең тормыш иптәше, бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Мөнирә Гәрәеваның чыгышы да кызыклы истәлекләргә бай булды.