Центральная библиотека им. Г. Тукая

Кулларыннан гөлләр тама

Талантка чикләр юк. Элек-электән һәр милләт үзенең кул эшләренә оста, киң кырлы иҗат кешеләре белән горурланган.
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Яшьлегем чишмәләре” аралашу клубына йөрүче алтын куллы хатын-кызларның кул эшләреннән торган “Кулларыннан гөлләр тама”исеме астында күргәзмә оештырылды. Төрле урыннарда эшләп бүгенге көндә лаеклы ялга чыккан оста куллы ханымнар бәйләү-чигү эшләре: каталар, оеклар, чуклы шәлләр, картиналар, изоланнан, бисердан ясалган чәчәкләр урын алды. Күңел җылысын салып эзерләнгән хезмәт җимешләре беркемне дә битараф калдырмады. Күргәзмәгә һәркем сокланып карады, таң калды, эшләрне күргән кешеләр ирексездән: “Бар бит җирдә талантлы кешеләр!” дип куйды.