Центральная библиотека им. Г. Тукая

Гомер агышы – бер мизгел

Кешенең тормыш юлын еш кына ел фасыллары белән чагыштыралар. Дәртле яшьлекне яз диләр; гомер уртасына җитүне җәй узып, гомер көзенә якынлашуга тиңлиләр. Халыкта да «көзләрнең җимеше татлырак» дип юкка әйтмиләрдер. Хакыйкатьтә дә шулай бит: кеше гомер сукмагыннан атлаган саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Мансур Корбангали улы Ганиев нәкъ шундыйлардан: олы җанлы, төпле акыллы, авыр вәзгыятьне дә җор телле, юмор хисе аша җайлый белгән хөрмәтле ир-атка әйләнә.

Түбән Кама шәһәребезнең 55 еллыгына һәм Россиядә Фән һәм технологияләр елына багышланган бүгенге туры эфирда Түбән Каманың һәвәскәр тарихчысы, шәҗәрәләр төзү остасы, Аксакаллар шурасы әгъзасы, ТРның атказанган икътисадчысы Мансур Ганиев булды.

Туры эфирны карарга