Центральная библиотека им. Г. Тукая

Ягез әле, ханымнар!

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Ягез әле, ханымнар!» бәйгесе үтте. Бәйгедә «Яшьлегем чишмәләре» аралашу клубына йөрүче ханымнар һәм «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары көч сынашты. Алар үзләрен тапкырлыкта, җитезлектә, уңганлыкта сынадылар, җырга-моңга, биюгә сәләтләрен, аш-суга осталыкларын күрсәттеләр. Шәһәребезнең хөрмәтле кешеләре Аксакаллар шурасы әгъзалары Камалов Васил Гали улы, Минһаҗев Суфиян Минһаҗ улы, «Термостепс» җәмгыятенең генераль директоры Вәлиев Рифгать Мөхәммәтшәех улы, территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисе Курамшина Наилә Хатыйп кызы конкурста катнашкан гүзәл, тырыш, бар яктан оста булган ханымнарга югары бәя бирделәр.