Центральная библиотека им. Г. Тукая

Без – табышмак әле

Агач – җимеше белән, адәм баласы хезмәте белән матур, диләр. Әйе, абруй-казанышлар да юктан гына барлыкка килми. Аларга тир түгеп, көч куеп ирешергә, сабыр да итә белергә кирәк. Ул – кеше гомерен бизәүче дә, шәхесен, үткәнен, бүгенгесен, киләчәген билгели торган күрсәткеч тә.

4 март көнне Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә журналист, тәрҗемәче, шагыйрә Луиза Янсуар белән онлайн очрашу булып узды. Эчкерсез, ихлас күңелдән сөйләшүеннән үк шагыйрәнең тылсымлы ачкычка ия булуына инанасың. Шигырьләрендә бәллүр моң, горур җан, камиллек хөкем сөрә. Аның югары дәрәҗәгә җиткергән иҗаты – татар халкыбызның бәяләп бетермәс байлыгы ул.

Туры эфирны карарга