Центральная библиотека им. Г. Тукая

Күңел канаты

Киң күңелле, искиткеч эчкерсез саф, ихлас йөрәктән аралашучы язучылар белән очрашу бик рәхәт. Алар белән серләшү, гапләшү күңелне кузгата. Бүгенге кунагыбыз – Инсаф Кашапов әнә шундый ләззәтләнеп, рәхәтләнеп матурлык тудыручы, күздән яшьләр чыкканчы көлдерә, елмайта, уйлата, уйландыра торганнардан.

«Көлү – кояшка тиң», – дигән Виктор Гюго. Көлү-шаяруның файдасы, тормышыбызны никадәр бизәве хакында уйланмыйбыз да шикелле. Ә бит көлә белүнең гомер озынлыгына турыдан-туры тәэсире бар. «Күңел канаты» әдәби-музыкаль кичә юмористик әсәрләр белән язучының тормыш, иҗат юлын барлап, Алсу Вәлиуллина башкаруындагы җырлар белән үрелеп, көлеп һәм елмаеп узды. Туган ягы – Минзәлә районы Яңа Бикчәнтәй авылыннан килгән якташлары үзләренең чыгышлары белән очрашуны тагын да тулыландырдылар. Ә иң мөһиме һәрбер чыгыш мәзәкләр белән төрелеп барды. «Кама таңнары» әдәби берләшмә әгъзалары Инсаф Кашаповның иҗатын яктырткан шигырьләр язганнар.

Әдәби очрашу барышында тамашачы рәхәтләнеп көлеп, сәламәтлеген ныгытып, җанын дәвалады.