Центральная библиотека им. Г. Тукая

И серле дә, гүзәл дә хатын-кыз

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән табигатьтә март ае хуҗалык итә башлады. Һәм тиздән гүзәл затларыбыз: хатын-кызлар бәйрәме җитә.

Гасырлар буенча хатын-кызның гүзәл һәм серле образы меңәрләгән иҗади чагылыш тапкан. Ләкин барыбер нидер әйтелми, нидер сурәтләнми кала кебек тоела. Бу мәңге шулай булыр, чөнки хатын-кыз камиллелегенең чикләре юк.

«И серле дә, гүзәл дә хатын-кыз» дип исемләнгән кичә әдәби табышмаклар белән башланып китте. «Дәвам ит», «Уйлап тап», «Миннән сорау, сездән җавап» кебек кызыклы викторина сораулары белән үрелеп, Нина Евстафьеваның шигъри тәлгәшләре кочагында, Алсу Вәлиуллина башкаруындагы җырлар дулкынында, «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә ял итүче өлкәннәребез рәхәтләнеп бер көлде, уйланды, яшьлеген искә төшерде, башын эшләтеп фикерләрен туплады, биеп алып сәламәтлеген ныгытты. Гомүмән, җаннарына рухи азык алып, ялларын файдалы уздырдылар.