Ир күрке - акылы белән
23 февраль ил батырларына, Ватанны саклаучыларыбызга хөрмәт бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Бүген үзәк китапханәдә олы буын вәкилләре белән берлектә «Ир күрке - акылы белән» дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә Ватан алдындагы изге бурычын үтәп кайткан агайларга багышлап шигырьләр укылды, җырлар җырланды, мәкаль-әйтемнәр искә төшерелде, армия хезмәте белән бәйле сорауларга җаваплар алынды.