Центральная библиотека им. Г. Тукая

И туган тел, и газиз тел

Тел – халыкның яшәү ысулын, гореф-гадәтен, дөньяга карашын, фәлсәфәсен, тарихын, кыскасы, бөтен күңел байлыгын күп гасырлар үзенә сеңдереп барып, аны безнең заманнарга китереп җиткергән чиксез хәзинә. Әлеге зур мирасны киләчәк буынга тапшыру бурычын язучылар бик теләп башкара.

Туры эфир кунагы – Рәфыйк Гомәр улы Әхмәдиев иҗатында милли горурлык тойгысы көчле, югары дәрәҗәдә. Туган телебезгә карата үз карашы, үз фикере. Очрашу барышында күңелдә туган сорауларга җаваплар алып, шигърият аланында ял итеп, аралашып узган вакыт күңелләрдә рәхәтлек тудырды. Алсу Вәлиуллина башкаруында җыр, «Кама таңнары» әдәби берләшмә җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина чыгышы очрашу мизгелләрен тагын да тулыландырды.

Туры эфирны карарга