Центральная библиотека им. Г. Тукая

Тел – ул кыйммәтле мирас

Туган тел – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Аңардан да көчле, татлы, ләззәтле тел бармы икән? Тел – ананың балага зур бүләге. Кешегә нәселнең, халкының асыл сыйфатларын иң элек тел кодрәте ярдәмендә ана бирә. Туган телне белү һәркемгә кирәк, чөнки туган тел – әби-бабаларыбыздан калган иң зур мирас, хәзинә. Әлеге хәзинәне югалтмаска иде дигән теләктә түгәрәк өстәл янында сөйләшүләр, аралашулар узды. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, китапханәләрдә очрашулар уздырырга, яшь каләм тибрәтү серләрен барларга дигән теләкләр әйтелде.

Яңа табадан төшкән шигырьләр укылды, төзәтмәләр кертелде. Очрашу бик җылы, дустанә мөгамәләдә узды.